2016 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, танып белү эшчәнлеген көчәйтү аша балаларда гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан чыгып, Әтнә муниципаль районы Түбән Көек урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.
Укучыларга, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар китереп, кулланучы һәм сатучының төп хокуклары һәм бурычлары тәфсилләп аңлатылды, кулланучылар хокукларын яклау турында законнан кайбер мөһим терминнар аңлатып үтелде. Шулай ук куллану базарында килеп чыккан бәхәсле хәлләр (аларны мәктәп укытучылары атап үтте) каралды. Товарның сыйфаты турында бәйнә-бәйнә аңлатылды, мәгълүмати бюллетеннән лаборатория тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләре билгеләп үтелде.
Кыскасы, дәрес бик кызыклы һәм җанлы төстә узды. Чара ахырында укучылар һәм укытучылар үзләренә кызыклы белемнәр эстәгән өчен лекторга рәхмәт сүзләре ирештерде. Чарада катнашучыларның һәммәсенә материалны яхшырак үзләштерү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга кагылышлы буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде.