Татарстан Республикасы Әлмәт районында инде 18 гасыр башында ук нигез салынган борынгы бик матур авыл - Бута авылы бар. 1840 нчы елларда Бутада диниләр хисабына ике тәхетле таш чиркәү салынган. Авылда тегермән, май язу урыны, лавка булган. Хәзер лавка бинасында кибет урнашкан.
Эшлекле очрашу барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Бута авыл җирлеге башлыгы белән әлеге кибеттә булды. Биредә территориаль орган начальнигын азык-төлек товарлары, шул исәптән алкогольле продукция ассортименты, товарларга ихтыяҗ кызыксындырды. Ачык күңелле сатучы ханым товарлар сатуда әледән-әле килеп чыга торган теге яки бу проблемалар, продукция ассортименты һәм халыкның тәгаен нинди товарларга күбрәк ихтыяҗ кичерүе турында бик теләп сөйләде. Шуннан соң авылдагы икенче бер кибеткә “тукталыш” ясалды. Моннан 1,5 ай элек кенә әлеге кибетне арендага алган эшмәкәр ханым үзенең гаилә фермер хуҗалыгында җитештерелә торган продукциясен: сөт, каймак, эремчеген биредә сатарга ниятләвен белдерде. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ханымга гамәлдәге закон нигезендә әлеге продукцияне сату буенча аңлатмалар биреп үтте. Очрашу барышында фермер хуҗалыкларын үстерү проблемаларына кагылып, крестьян (фермер) хуҗалыгын алып баруга «Лизинг-грант» программасы, кредитлар турында сөйләп үтелде. Әлмәттә быелның июленнән портал эшли башлаячагы, биредә һәр эшмәкәрнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары, районда тормышка ашырылып килә торган инвестиция программалары һәм эш барышында килеп чыгу ихтималы булган проблемаларны хәл кылу юллары турында мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге алачагы турында да искәртелде. Шулай ук хуҗалык итүче субъектка алкогольле продукция сатуга лицензия алу тәкъдим ителде.
Эшлекле очрашу барышында хосусый эшмәкәр Р.Ш.Мөхәммәтҗановның Гулькин ит эшкәртү цехында (Зәй районы) җитештерелгән продукция белән күчмә сәүдәгә дә сугылып үтелде. Әлеге продукцияне җирле халык бик теләп куллана. Аның төп өстенлекләреннән берсе – продукцияне табигый чималдан җитештерү. Шуңа күрә республикабыз компанияләрендә җитештерелә торган ризыклар сыйфатлы гына түгел, чагыштырмача очсыз да.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы җирле халык белән аралашу мөмкинлеге дә тапты. Әңгәмә барышында авыл халкы үзләрен борчыган проблемаларны ачып салды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мондый сәфәрләр планда каралып, даими рәвештә тормышка ашырылып килә. Гражданнарны күчмә кабул итүләр авылда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны ачыклау һәм аларны шундук хәл итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирә.
Күчмә кабул итү барышында авыл халкы һәм җирлекнең хуҗалык итүче субъектлары үзләре өчен файдалы бик күп мәгълүматлар алуга иреште.
Июнь аенда Елхово һәм Абдрахман авыл җирлекләренә шундый ук сәфәрләр планлаштырыла.