Әлмәт кибетләре ЕГАИС системасы нигезендә эшли

2016 елның 20 мае, җомга

Хәмер сату максималь дәрәҗәдә “үтә күренмәле”гә әйләнергә тиеш. Быелның беренче гыйнварыннан Россиянең барлык шәһәрләрендә Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлады. Әлеге системаны гамәлгә кертү хәмерне ваклап сату өлкәсенә ялган хәмер эләгүдән сакларга һәм салым түләүдән качуга киртә куярга тиеш. Системага ничек тоташырга һәм аны ничек үзләштерергә? Сүзебез әнә шул хакта.

 Федераль законда билгеләнгәнчә, быелдан башлап, күпләп һәм ваклап сату оешмалары, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре ЕГАИСка тоташып эшләргә тиеш. Әлмәт районында барлык 207 сәүдә объекты системага тоташтырылган инде. Бу яңалыкның файдасы беркемдә дә шик тудырмый. Бигрәк тә кулланучыларда.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева:

-Әлеге системаның эшләү рәвеше - бик гади. Хәзер хәмер кибет киштәсенә килеп эләккәч үк, эшмәкәрләр    ЕГАИС аша  “Росалкогольрегулирование”гә товар турында мәгълүматлар җибәрергә тиеш. Шуннан соң күпләп сату оешмалары спиртлы эчемлекнең тиешле күләмдә җибәрелгәнлеге турында хәбәр итә, ә ваклап сату кибетләре үзләре тарафыннан заказ бирелгән продукциянең алынганлыгы турында раслый. ЕГАИС менә шулай эшли. Әлегә бу система шәһәргә кертелә, әмма инде киләсе елдан авылда да пәйда булачак.

Системага барысы да тоташкан-тоташуын, әмма аннан файдаланучылар гына күп түгел әле. Сәүдә объектлары, ЕГАИС сайтында шәхси кабинетта теркәлү һәм махсус җиһаз сатып алуларына карамастан, системаны кулланмый. Йә тиешле җиһазның булмавы, яисә персоналның аннан файдалана белмәве турында сөйли бу. Системага шул рәвешле тоташуны күз буяу дип кенә бәяләргә була.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева:

 - Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы ЕГАИСка тоташып та, системадан файдаланырга ашыкмаган сәүдә объектлары турында мәгълүматларны анализлады. Шәһәр территориясендә мондый объектларның байтак булуы билгеләнде.

Җитештерүчеләр алкогольле продукцияне ике үлчәмле штрих-коды булган махсус маркалар белән тамгалый. Анда алкогольле продукция атамасы, җитештерүчесе, эчемлекне шешәгә тутыру датасы һәм башка мәгълүматлар “яшеренгән”. Хәмер сатканда, кассирга марканы махсус 2D-сканер аша үткәрергә кирәк. Касса программасы маркадагы мәгълүматларны компьютерга җибәрә, шуннан соң, тикшерү өчен, “Росалкогольрегулирование” серверына тапшыра. Уңай нәтиҗәдән соң гына алкогольле продукция сатып алучыга биреп җибәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта аңа QR-код белән чек бирелә.

Хәмер продукциясен сатучы барлык оешмаларга ЕГАИСка тоташу мәҗбүри. Таләпне бозган өчен ритейлерларга шактый ук зур күләмдә штрафлар яный: оешмалар өчен – 150дән 200 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләр һәм вазыйфаи затлар өчен – 10нан 15 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта исәпкә алынмаган барлык продукция конфискацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International