Әлмәттә тагын “фанфурик” белән сәүдә итү ачыкланды

2016 елның 20 мае, җомга

 Әлмәттә тагын “фанфурик” сатуга киртә куелды. Шәһәребездә яшәүче берәүдән Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына “Гөлназ” кибетендә “ике төрле максатта” кулланыла торган лосьоннар – очсызлы спиртлы сыекчалар белән ачыктан-ачык сәүдә итүләре турында шикаятmькерде. Профилактика эше барышында кибеттә, чыннан да, «фанфурик»ларның сатылуы ачыкланды. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 100 мл сыешлы савытта «Свежесть» сериясендәге «Хлебно-злаковый» косметика лосьоннарын экспертизага алды.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова:

- Үткәрелгән экспертиза тикшеренүләре нәтиҗәсендә косметика лосьоннарының су кушылган этил спирты булып торуы ачыкланды. Димәк, югарыда телгә алып үтелгән продукция тиешле ГОСТ таләпләренә туры килми, дигән сүз. Эшмәкәрләрнең күбесе, экспертиза тикшеренүе нәтиҗәләре турында белә торып, 100 мл.сыешлы савыттагы косметика лосьоннары һәм медицина эремәләре рәвешендәге спиртлы эчемлекләрне сатуны туктатмый. Алар кешеләрнең гаиләсен таркату, сәламәтлекләрен какшату хисабына табыш алуны бар дип тә белми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International