Баулы һәм Ютазы районнарында эшмәкәрләр белән очрашу

2016 елның 20 мае, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләренең аң-белемен, һөнәри осталыгын үстерү максатыннан чыгып, укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрә. Мондый семинарлар бик күп темаларны колачлый: сатучыларның хокуклары һәм бурычлары, претензияләр белдерелгәндә, экспертиза үткәрелгәндә нинди гамәлләр кылырга кирәклеге, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 8,10 статьялары нормаларын үтәү, ЕГАИС системасында эшләү, товарларны киштәләргә урнаштыру темалары һ.б. 

2016 елның 19 маенда Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары эшмәкәрләре өчен нәкъ менә шундый семинарлар үткәрелде. Семинарлар, лекцияләр, әңгәмәләр барышында хуҗалык итүче субъектларның үтенече буенча  тикшерүләр үткәрелгәндә куела торган таләпләр, еш очрый торган закон бозу очраклары аңлатыла. Моннан тыш бизнес вәкилләренә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча законнардагы соңгы үзгәрешләр турында җиткерелә, шулай ук тиешле нормалар җентекләп карала.

Мондый очрашулар һәм укыту-өйрәтү характерындагы семинарларның даими рәвештә үткәерелп килүен билгеләп үтәргә кирәк. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре бизнес вәкилләре һәм аларның хезмәткәрләренең һәр соравына тәфсилле җаваплар бирергә тырыша. Очрашу ахырында һәркемгә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган кулланма-буклетлар өләшенә.

Мондый очрашулар алга таба да үткәреләчәк. Хосусый эшмәкәрләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап-аңлатмалар фәкать уңай нәтиҗәләргә генә китерсен өчен очрашулар төрле форматта оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International