Менделеевскида киңәшмә булып узды

2016 елның 20 мае, җомга

 2016 елның 19 маенда Менделеев шәһәрендә район хакимияте башлыгы урынбасары А.Саттаров рәислегендә апрель аенда алкогольле продукция сатуның кимүенә юл куйган оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәгә шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре дә чакырылган иде.

Чарада көн тәртибенә кертелгән түбәндәге 3 мәсьәлә каралды:

1. 2016 елның 4 аенда, 2016 елның апрель аенда алкогольле продукция сатуның кимүе турында.

2. Тест режимында алкогольле продукцияне ваклап сатуны теркәү зарурилыгы турында.

3. Республикага кертелә торган аракы күләменең рөхсәт ителгәннән артып китүенә юл куймау турында.

Киңәшмә барышында кибетләр җитәкчеләре проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Аерым алганда, 2016 елның апрелендә “Алкоторг” автозаказ буенча ике “Чаллы икмәге” кибетенә: берсенә – чама белән  91,5 мең сумлык, икенчесенә -  10,5 мең сумлык хәмерне җибәрмичә калган.

“Районда алкогольле продукция сату күрсәткече сатылган һәр шешәдән чыгып, шул исәптән җибәрмичә калганнарын да исәпкә алып чыгарыла”, дип басым ясап әйтте хакимият башлыгы урынбасары.

Киңәшмәдә күтәрелгән барлык мәсьәләләр Менделеев муниципаль районы хакимиятенең аерым контрольлегенә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International