Ике объектта – шул бер закон бозучы

2016 елның 20 мае, җомга

 2016 елның 17 маенда Чаллыда бер эшмәкәргә ике тапкыр кызарырга туры килде: Чаллы территориаль органы белгечләре бер тирәдәрәк урнашкан берьюлы ике сәүдә объектында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне ваклап сатуны ачыклады. Шул сәбәпле төрле атамадагы 66 шешә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Эше пешмәгән эшмәкәр РФ КоАП  14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутыру өчен чакыртып алынды.

Территориаль орган белгечләре 2016 елның 16-20 май көннәрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә түбәндәге закон бозу очракларын ачыклады:

- “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сатуның 6 очрагын;

- тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 2 очрагын;

- балигъ булмаган үсмергә сыра сатуның 1 очрагын;

- билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары һәм федераль маркалар белән тамгаланмаган алкогольле продукция әйләнешенең (ташу) 1 фактын;

- Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция әйләнешенең (ташу) 1 фактын.

- тиешсез вакытта сыра сатуның 3 фактын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International