Бакча матавыклары

2016 елның 20 мае, җомга

 Вакытның тиз узуына чыдар әмәл юк. Әле кайчан гына кыш иде, инде бакча эшләре дә башланды. Түбән Кама районының Красный Бор авылындагы кибет хуҗасы да  бакча сезонына әйбәтләп әзерләнгән. Сезон ачылуга, кибет ачып, аракы ташып куйган. Тик менә алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензияне генә алырга “оныткан”.

2016 елның 11 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре бу кибеттә тиешле лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция әйләнеше фактын ачыклады.

Сатучы ханым лицензиясез эшләвен инкарь итеп маташмады, үз гаебен тулысынча таныды. Алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, халык бик теләп сатып ала торган «Граф Ледофф» һәм «Мудрый Стиль» киштә астына яшереп куелган иде. Сатучының шешәләрне кешегә күрсәтеп куярга намусы җитмәгәндер, күрәсең. Барлык 31 шешәне сатудан алырга туры килде.

Хәзер инде бу кибет – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының аерым контрольлегендә.

Әлеге факт буенча хосусый эшмәкәргә РФ КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International