Территориаль орган хәбәр итә

2016 елның 20 мае, җомга

Чүпрәле районы кибетләре иртә таңнан ук ачылып, кулланучыларны кабул итә башлый. Әмма керем артыннан куган сатучылар, гамәлдәге чикләүләрне бар дип тә белмичә, сөт һәм яңа пешкән икмәк белән бергә хәмер сатып җибәрергә дә күп сорап тормый.

 2016 елның 17 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы белгечләренең Эчке эшләр министрлыгы Чүпрәле районы бүлеге хезмәткәре белән берлектә үткәрелгән рейды барышында Иске Чүпрәле авылында хосусый эшмәкәр Р.Н.Хәйруллина кибетендә тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.

Әлеге факт буенча хосусый эшмәкәрне РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә административ җәза (5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф) көтә.

Моннан тыш 2016 елның 17 маенда Чүпрәле районында бер гражданинның, кулланучы буларак, хокуклары санга сугылмау турында мөрәҗәгате буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде. Моңа бәйле рәвештә Олы Чынлы авылында хосусый эшмәкәр М.К.Камалиевның кибете тикшерелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре, кибетнең һәм дә товар ассортиментының кечкенә генә булуына карамастан, саклау вакыты чыккан барлыгы  663 сумлык товарның кибет киштәсендә искереп-бозылып ятуын ачыклады. Тикшерү материалы, гамәлдәге закон нигезендә чаралар күрү өчен, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International