Лениногорскида янә кешеләрне агулыйлар

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

 Эш төркеме, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белән берлектә, шәһәрнең өч сәүдә ноктасында хәмер белән законсыз сәүдә итү фактларын ачыклады.

Агадуллин урамында урнашкан «Визит» кибетендә 359 савыт «Хлебно-злаковый» һәм 840 савыт «Берёзовые почки» косметика лосьоннары (барлыгы  120 литр чамасы суррогат продукт) сатудан алынды. Асфальтлы урамындагы «Лиана» кибетендә табылган 12 савыт (барлыгы 1,2 литр) «Берёзовые почки» лосьонын да сатудан алырга туры килде. Моннан тыш рейдта катнашучылар Добролюбов урамындагы «Продукты» кибетендә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын санга сукмыйча гына сыра сату фактын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International