“Куллану белеме - уңышка юл!” дигән тема буенча үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 елның 20 апреленнән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башкалабызның урта мәктәпләре  8-10 сыйныф укучылары арасында “Куллану белеме  - уңышка юл!” дигән темага конкурс үткәрде. Әлеге конкурсның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм укучыларда куллану базарына -  товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

Конкурсны үткәрү шартлары Казан шәһәре Мәгариф идарәсе сайтына (www.kazanobr.ru) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.gosalcogol.tatar.ru) урнаштырылды.

Бәйгедә катнашу өчен куллану законы буенча эшләнгән тесттагы 20 сорауга җавап бирергә, шулай ук куллану белемнәрен һәм куллану базарында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныграк үзләштерү өчен биремнәрне чишәргә кирәк иде. 

Конкурста шәһәребез мәктәпләреннән 57 укучы катнашты. Шуның 18е бәйгенең икенче – йомгаклау этабына үтте. 2 этап йомгакларыннан күренгәнчә, балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе законы статьяларын әйбәт үк белә. Димәк, алар, үзләренең санга сугылмаган хокукларын якларга һәм башка кулланучыларга ярдәм итәргә әзер, дигән сүз.

18 майда шәһәр конкурсына йомгак ясалды.

Нәтиҗәдә түбәндәге укучылар җиңүчеләр буларак билгеләнде:

I урын

Хәйруллин Илдар Фәрит улы – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 82 нче урта мәктәпнең  10А сыйныф укучысы

 

II урын

Ахмәрова Әлфинә Корбангали кызы – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 82 нче урта мәктәпнең  10А сыйныф укучысы

 

III урын

Воронцова Наталия Николаевна – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 146 нчы урта мәктәпнең  10 Б сыйныф укучысы

Егет-кызларга конкурска әзерләнү барышында үзләштерелгән белемнәренең кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашканда бик тә ярап куячагына, тормышта кулланучы буларак үз хокукларын яклауда ярдәм итәчәгенә ышанабыз!

 

Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International