Керем урынына – зыян

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Әлки районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре белән полиция хезмәткәрләренең уртак эше барышында Юхмачы авылындагы «Айрат» кибетендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Нәтиҗәдә хосусый эшмәкәрдән барлыгы 6991 сумлык 17 литр хәмер тартып алынды. Болар – 6 атамадагы аракы, «Степная» һәм «Тимерхан» настойкалары, «Вигроссо» шәрабе, Россиядә җитештерелгән «Классическое» ярым татлы шампан шәрабе. Кибет сатучысы үзенең аңлатмасында хуҗалык итүче субъектның алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе юклыгын белмәве турында күрсәтте.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International