ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер ханым мөрәҗәгать итте. Чираттагы ялына китәр алдыннан Алабуга шәһәрендәге кибетләрнең берсендә саклау срогы инде 2014 елның июлендә үк чыккан теш пастасы сатып алган икән ул.
Кулланучы гаризасы буенча планнан тыш күчмә тикшерү оештырылды. Аның барышында гаризада күрсәтелгән продукциянең, чыннан да, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен бозып, сатудан алынмыйча ятканлыгы билгеләнде. Әйтик, кибет киштәсендәге «Colgate Optic White» теш пастасының да саклау срогы инде 2014 елның 10 августында ук чыккан булуы ачыкланды.
Шулай итеп, сатып алучының уяулыгы нәтиҗәсендә саклау вакыты чыккан продукция, ниһаять, сатудан алынды.
Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре барлык кулланучыларга товар сатып алганда бик тә игътибарлы булырга киңәш итә.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:Т
Тукай районы һәм Чаллы ш. 423802,
Чаллы ш., Корчагин бульвары, 2А
e-mail: chelny@tatzpp.ru, тел.: (8552) 71-29-08
Алабуга районы һәм Алабуга ш. 423600,
Алабуга ш., Тынычлык пр., 12а,
e-mail: Tatyana.Bespalova@tatar.ru
тел.: (85557) 4-52-12
Мамадыш районы һәм Мамадыш ш. 422190
Мамадыш ш., Совет ур., 2А,
e-mail: Ramil.Galeev1@tatar.ru
тел.: (85563) 3-31-54
Менделеев районы һәм Менделеев ш. 423650,
Менделеев ш., Фомин ур., 19, 10 бүлмә,
e-mail: Elmira.Dosmanova@tatar.ru
Тел.: (85549) 2-12- 82
Минзәлә районы һәм Минзәлә ш. 423250,
Минзәлә ш.,.Ленин ур., 80
e-mail: Leysan.Fatihova@tatar.ru
тел.: (85555)3-20-51