Бурычларын түләттек

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Административ штраф иң киң таралган административ җәза төрләреннән берсе булып тора. Чөнки административ хокук бозуларның күпчелеге өчен административ җаваплылык чарасы буларак күздә тотылган ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнары белән Татарстан суд приставлары хезмәтенең административ штрафлар түләүдән качып йөрүче затларга карата законда күздә тотылган чараларны нәтиҗәле төстә куллану мөмкинлеге бирердәй берлектә эшләү механизмы бар.

2016 елның 20 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Зеленодол районы бүлегенең суд приставлары хезмәте белән берлектә алкогольле продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган бурычлыларның “хәлен белеште”.

Рейд барышында ике кешенең бурычы урында түләтелеп, аларга  8000 сум күләмендә штраф түләгәнлеккә квитанцияләр тапшырылды. Тагын бер бурычлының яшәү урынын үзгәрткәнлеге ачыкланды. Монысы суд приставлары белән телефон аша сөйләшүдән баш тартып маташты. Әмма бурычын түләргә теләмәгән бу адәмнең яңа яшәү урыны барыбер билгеләнде. Инде хәзер суд приставлары аңа карата штраф түләү өчен мәҗбүри китерү кебек җәза чарасы кулланачак.

 Бу эш алга таба да дәва иттереләчәк. Бүгенгә суд приставлары карамагында алкогольле продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозган өчен административ штрафлар түләтү турында 48 документ чират көтеп ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International