Бөгелмәдә гражданнарның хәмергә мөкиббән китүеннән үзенә файда алып яткан берәү тоткарланды. Рәхәтләнеп суррогат саткан ул.
Баксаң, бу адәм спирт сатып алган да, аңа краннан аккан су кушып, савытларга тутырган һәм литрын 100 сумнан саткан. Хәсрәт “эшмәкәр” тикшерүчеләрнең контроль сатып алуыннан соң шундук тоткарланган. Тикшерүчеләргә ул 5 литр спиртлы сыекча саткан. Йортында тагын 20 литр күләмендә агу табылган.
Хуҗасыннан тартып алынган хәмер экспертизага җибәрелгән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әлеге продукция сәламәтлеккә зыян салу куркынычы белән яный. Экспертиза нәтиҗәләре буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Бөгелмә шәһәре тикшерү бүлегендә әлеге ир-атка карата “Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату яисә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Хәзерге вакытта бу адәмне спирт белән тәэмин итүчеләрне билгеләү буенча тикшерү чаралары үткәрелә.