Самара өлкәсендә яшәүче 51 яшьлек Геннадий Зайцев РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (кулланучыларның сәламәтлегенә зыян салу куркынычы белән янаган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау һәм сату) гаепле дип танылган.
Судта билгеләп үтелгәнчә, Зайцев 2016 елның гыйнварында Самара өлкәсендә берәүдән (тикшерү аның тәгаен кем икәнен билгели алмаган) 12,2 мең сумга биш литрлы 38 савыт спиртлы сыекча сатып алган.
Соңыннан Зайцев фальсификатны Лениногорск районында 21 мең сумга сатып җибәргән. Тик кесәсен калынайту шатлыгы гына озакка сузылмаган: аны шундук хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.
Эксперт бәяләмәсе буенча Геннадий әфәндедән тартып алынган ялган хәмер продукциясе кулланучыларның сәламәтлегенә зыян салу куркынычы белән яный.
Зайцев үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аны дәүләт файдасына 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан.