Лицензиягә ия булмаган килеш нинди генә хәмер сатмыйлар!

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуны кисәтү чараларын дәвам итә. Полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре көн саен тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер сату, суррогат продукция сату, гамәлдәге законда билгеләнгән хәмер сату вакытын санга сукмау, шулай ук балигъ булмаганнарга хәмер сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәреп килә.

Хокук саклау һәм контрольлек органнары билгеләнгән кагыйдәләрне санга сукмыйча алкогольле продукция сатучы сәүдә объектларына карата ризасызлык белдерелгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерүне аерым игътибар үзәгенә ала. Әлеге проблемага карата битараф булмаган аңлы гражданнарыбыз ярдәмендә агымдагы ел башыннан бирле генә дә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозган 30дан артыграк кибет ачыкланды.

 Лениногорск муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, ачыклау һәм аңа киртә кую мәсьәләләре буенча эш төркеме бик актив эшли.

2016 елның 24 маенда Лениногорск шәһәрендәге Стадион тыкрыгындагы йортта урнашкан кибетләрнең берсенә чираттагы уртак рейд барышында алкогольле продукция белән законсыз сәүдә итүгә киртә куелды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре биредә лицензиясез һәм товарны озату документлары булмаган килеш сатылган 28 атамадагы хәмерне законсыз әйләнештән алды. Сатып алучыларга кибет киштәсендә лицензиясез хәмер продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән, кибетнең бәя белешмәлекләрендә милек формасы “Гөлназ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте буларак күрсәтелгән.

Тәртип сакчылары турыдан-туры сәүдә ноктасында ук барлык процессуаль гамәлләрне төгәлләгәннән соң алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды. Хәзерге вакытта закон бозу фактлары буенча административ тикшерү алып барыла. Хуҗалык итүче субъект закон бозган өчен җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International