Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучы буларак, халыкның аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, даими рәвештә профилактика чаралары үткәреп килә.
2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, куллану базары өлкәсендә закон мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, куллану базарында мөстәкыйль гамәлләр кылу өчен кирәкле күнекмәләргә өйрәтү максатында, Арча муниципаль районы Яңа Сала авыл җирлегенең Яңа Сала халкы өчен чаралар: гражданнарны күчмә кабул итү һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде.
Кабул итүгә килгән һәрбер кеше үзен кызыксындырган сорауларны биреп калырга тырышты. Сорауларның төп өлеше сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелүгә бәйле булды. Күпләрне, теге яки бу хәл килеп туган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә, мондый очракта нинди гамәлләр кылырга, дигәнрәк сораулар кызыксындырды. Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә тулы җаваплар бирелде.
Чара үткәрү барышында буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм кулланучылар өчен файдалы газета - «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде.
Чарага җыелган авыл халкы кабул итүне оештырган өчен рәхмәт белдереп, мондый чараларның үзләре өчен бик тә кирәк булуын, чөнки көн кадагына суга торган күп кенә мәсьәләләрне кая да булса бармыйча гына авылда ук хәл итү мөмкинлеге тудырылуын билгеләп үтте.