Саба муниципаль районы Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2016 елның 27 мае, җомга

2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты А.И.Хәлилов  Саба муниципаль районы Юлбат авыл җирлегенең Юлбат авылында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде. Үткәреләсе чара турында авыл халкына алдан ук җәмәгать урыннарындагы белдерүләр, мәгълүмати стендлар аша хәбәр итеп куелды.

Кабул итүдә сорауларның күпчелеге сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды (сыйфатсыз товарлар: кәрәзле телефон, аяк киеме, телевизор һ.б. сатып алу). Авыл халкын шулай ук гарантия ремонты өчен зур габаритлы товарны китереп кую һәм китереп бирү; базарда сатып алынган сыйфатсыз товарны (касса чегы булмаганда) кире кайтару мәсьәләләре кызыксындырды.

 Күчмә чарада катнашучылар үзләрен борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар ишетүгә иреште.

 Авыл җирлеге башлыгы, шулай ук гади халык мондый күчмә кабул итүләр үткәрүнең әһәмиятен ассызыклап, Арча территориаль органы хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International