89сумнан кимрәк

2010 елның 24 сентябре, җомга

89 сумнан түбәнрәк бәягә  ярты литр аракы.  Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 23 сентябрьдә “Метро” кибетендә әнә шундый хилафлыкка тап булды.  Исегезгә төшерәбез,   ваклап сатуда   ярты литрлы аракы бәясе 89сумнан ким булырга тиеш түгел. Бу 2009нчы елның 30 ноябрендә  чыккан  Алкогольле продукцияне көйләү буенча Федераль хезмәтнең (Росалкогольрегулирование) 17Н номерлы карарында билгеләнгән. Әлеге минималь бәя кулланучыларны җәлеп итәр өчен уздырылучы төрле реклама, маркетинг  акцияләренә   дә кагыла.  Моңа да карамастан,   23 сентябрьдә  Татарстан Дәүләт алкоголь испекциясе  хезмәткәрләре “Метро” кибетендә, нәкъ менә  махсус акция вакытында,  ярты литрын 89 сумнан кимрәк бәягә сатылучы аракыга тап булалар.   Акция  шарты буенча, 0,7 литрлы “Зеленая марка. Традиционная” аракысын  өч шешә сатып алганда, продукция  123сум 33тиеннән генә тәкъдим ителә. Һәр шешәне ярты литрга күчереп исәпләгәндә,  акция буенча бер шешә “Зеленая марка. Традиционная” аракысы 88сум 09тиен  килеп чыга.  Ә гадәти көннәрдә  бу аракының 0,7литрлы бер шешәсе 189сум 99тиенгә сатыла.

 

 Әлеге очрак буенча протокол төзелде  һәм эш   канун нигезендә чара күрү  өчен тиешле органнарга җибәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International