2016 елның 8 маенда ЮХИДИ хезмәткәрләре Минзәлә районында Мәскәү – Уфа М-7 юлының 1101 нче чакрымында, үзенең автомобилендә Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк китергән чагында, Казахстан гражданинының юлына аркылы төште.
Әлеге ир-аттан барлыгы 123 литр күләмендә югарыда күрсәтеп үтелгән 246 шешә продукция тартып алынды.
Хуҗасыннан тартып алынган хәмер һәм эш материаллары, административ чаралар күрү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тапшырылды.
Казахстан гражданинына карата РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылды.