Хәзерге вакытта Казахстан белән чиктәш өлкәләрдә “Казахстан” хәмере өстен йөри. Чөнки аның бәясе Россиядә җитештерелгәненә караганда бермә-бер ким. Күбрәк акча каеру ягын гына караучы мәнсез “эшмәкәрләр”гә исә шул гына кирәк. Машина йөртүчеләр еш кына илебезнең акциз маркаларыннан башка гына Россия территориясенә хәмер керткәндә, “яшел еланны”, янәсе, үзләренең ихтыяҗы өчен генә кертүләрен белдерә. Әмма бу, әлбәттә инде, күпчелек очракларда дөреслеккә туры килми. Агымдагы елның май аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегеннән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Федерациясенең Ульяновск шәһәрендә яшәүче бер гражданинга (янәсе, июнь аенда абыйсының туена дип Казахстан Республикасында җитештерелгән 0,5л сыешлы 18 шешә «Люксор» аракысын китергән чагында тотылган) карата административ материал алынды.
Закон бозучыга карата административ эш кузгатылды, хәмер үрнәкләре экспертизага җибәрелде.