Казанда азык- төлеккә бәяләр шактый түбән. Бу Идел буе федераль округына кергән башка шәһәрләрдәге азык-төлек бәяләре белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. Мисал өчен, Татарстан башкаласында каймак, майлылыгы 2,5 һәм 3,2%лы стерильләштерелгән сөт, карабодай, бәрәңге, кишер һәм алмаларны Идел буе федераль округының башка шәһәрләрендәге бәяләр белән чагышытрганда иң түбән бәядән сатып алырга була. Өстәвенә Казанда сыер ите, көнбагыш мае, атланмай, күкәй, арыш-бодай ипие,бодай оны, тары ярмасы һәм башлы суганга да шактый түбән бәяләр теркәлгән.
Гомумән республика буенча, узган атнада иң түбән бәяләр исемлегенә бодай ипие һәм майлылыгы 2,5%лы пастерильләштерелгән сөт эләккән иде. Әлеге позиция бу атнада да саклана.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең республиканың муниципаль район хакимиятләре белән бергә бәяләр сәясәтен көйләү мәсьәләсендә даими эше нәтиҗәсендә, күпләп җибәрү бәяләре һәм социаль мөһим товарларга сәүдә өстәлмәләренең кимүе күзәтелә.
Үзгәрешләр Чаллы территориаль органы территориясендә аеруча сизелә. Биредә җитештерүчеләрнең товарны җибәрү бәяләре кимеде: “Дарницкий” ипие – Алабуга азык-төлек комбинаты 24,2% ка (-3сум 85 тиен); ҖЧҖ “Пекарь”Алабуга шәһәре11%ка (-1сум 90тиен); ҖЧҖ “ТатЧелныХлеб”6,8%ка (-1сум 33тиен); ААҖ “Чаллы ипи продуктлары комбинаты”5,4%ка (-1сум); ИП ТукаевР.Г.(Лениногорск районы 1,9%ка (-29тиен); 1сортлы бодай оныннан ак ипи – Алабуга азык-төлек комбинаты 5,5%ка (-1сум 28тиен). Уңай үзгәрешләр рәтенә аерым җитештерүчеләрнең, социаль-мөһим ипи төрләре хисабына, ассортиментлары сизелерлек киңәюен дә кертергә мөмкин ( ЯАҖ “Челны – хлеб”, Алабуга азык-төлек комбинаты).