Әлмәттә янә спиртлы эчемлекләрне законсыз сату факты ачыкланган

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Әлмәт районында хәмерне законсыз сатуга каршы көрәш дәвам итә. Май аенда гына да нефтьчеләр шәһәрендә хәмер белән законсыз сәүдә итүнең берничә факты ачыкланган. 19 май көнне Әлмәт районының Ямаш авылында яшәүче бер ханымның ярты литрын 180  сумнан көмешкә сатуы мәгълүм булган. Өй шартларында ясалган спиртлы сыекча сату, әлбәттә инде, административ тикшерү үткәрү сәбәбенә әйләнгән.  Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре контрафакт хәмернең законсыз әйләнешен билгеләгән: Чуашстан Республикасында яшәүче бер гражданин Россия Федерациясенең акциз маркалары белән тамгаланмаган продукция ташыган чагында тотылган. Бу адәм машинасындагы барлык 1050 шешә хәмер эчемлегеннән коры калган. Хәзер закон бозучыга зур гына штраф түләү куркынычы яный.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова:

- Теге яки бу затлар тарафыннан, шул исәптән хәмер сатуга рөхсәт документларына ия булмаган затлар тарафыннан сыйфатсыз хәмер продукциясе сату очраклары торган саен ешрак ачыклана. Хәмер сату – лицензиягә ия булуны күздә тоткан эшмәкәрлек эшчәнлеген аерым төре ул. Халыкны ялган һәм сыйфатсыз хәмердән саклауның хокукый нигезләре, сату максатында, теге яки бу градуслы хәмер ясаучы физик затларның хәтта ки җинаять җаваплылыгына да тартылу ихтималын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International