Шәһәр паркында урнашкан “Мәйдан” Чаллыда яшәүчеләр һәм килгән кунакларыбыз үз иткән ял итү урыны булып тора.
2016 елның 26 маенда халык куллану товарлары бәясе һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында Чаллы “Мәйдан”ында урнашкан «Эдем» кафесының лицензиясез генә эшләү факты ачыкланды. Шул сәбәпле сатудагы барлык хәмер законсыз әйләнештән алынды.
Хосусый эшмәкәр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртып алынды.
Узган атнада Чалы территориаль органы хезмәткәрләре түбәндәге закон бозу очракларын билгеләде:
- лицензиясез генә хәмер продукциясе сатуның 4 очрагы;
- “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сатуның 2 очрагы;
- алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмауның 2 очрагы.
Моннан тыш №12 форма буенча сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы ваклап сату күләмнәре турында декларация тапшырмаган өчен 2 беркетмә тутырылды.