Россия Эчке эшләр министрлыгы, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чалы территориаль органы хезмәткәрләре, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юлны ябу максатыннан чыгып даими рәвештә оператив чаралар үткәреп килә.
2016 елның 25 маенда Алабуга шәһәре җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсенә мобиль төркемнең рейды барышында алкогольле продукцияне законсыз сатуга киртә куелды.
Нәтиҗәдә ике атамадагы алкогольле продукция әйләнештән алынды.
Хосусый эшмәкәргә карата администртаив хокук бозу турында эш кузгатылды. Алга таба мәнсез эшмәкәр өчен җәза чарасын суд билгеләячәк.