Якын киләчәктә хәмергә акцизның артуы, димәк, хәмернең кыйммәтләнүе көтелми. Әмма кайбер районнарда яшәүчеләргә моннан эссе дә, суык та түгел.
Сүзебез – сыйфатлы спиртлы эчемлекләрдән инде әллә кайчан баш тарткан адәмнәр турында. Очсызрагын табып булганда, нигә акча әрәм итәргә?.. Зурдан кубып сөйләгәндә, бу гражданнар берничә категориягә бүленә. “Фанфурик”ларга мөкиббән китүчеләр ешрак очрый. Алар инде иртәдән үк, баш төзәтергә акча теләнү максатыннан, эшкә ашыгучылар юлына килеп баса. Эшләмәгәч, акчалары юк, ә аны каян да булса табарга кирәк. Градуслы төнәтмәләр, косметика чаралары сатыла торган аптекалар яки кибетләр ачылуга, бу адәмнәр теләнеп тапкан тиен-миеннәре белән шунда “оча”. Спиртлы эчемлекләр сатуның рөхсәт ителгән вакыты – 10 тулганны да көтәсе түгел. Тик алар бер нәрсә турында гына уйларга оныта: “ике төрле максатта” кулланыла торган средстволарны эчәргә ярамый, дигәнне.
- Мондый препаратларны дару инструкциясендә күрсәтелгән билгеләр күзәтелгәндә генә кулланырга мөмкин. Аларны тик торганнан эчү катгый төстә тыела, чөнки моның ише препаратлар организм өчен агулы һәм зарарлы матдәләрдән тора. Бу нерв системасына, бавыр һәм бөерләргә зыян салырга, көзән җыеру, йөрәк авырулары, сулыш юллары авырулары, саташу, психозлар китереп чыгарырга мөмкин. Градуслы препартларны баш ташлап эчү хәтта агуланудан җан тәслим кылуга да китерүе бар, - дип кисәтә Бөгелмә психоневрология диспансеры баш табибы вазыйфаларын башкаручы Феликс Сәфәров.
“Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә шәһәрендәге территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Екатерина Маслакова әйтүенчә, 1 гыйнвардан 26 майга кадәр районда хәмердән агулануның 20 очрагы теркәлгән. Шуның алтысы үлем-китем белән тәмамланган.
Сәламәтлегенә төкереп каручылар “фанфурик”лар белән генә чикләнми. Чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы эчемлекләр эчкечеләр арасында көннән-көн күбрәк тарала. Полиция хезмәткәрләре даими конфискацияләп, соңыннан юк иткән Казахстан җитештерүчеләренең эчемлекләре – моның ачык мисалы.
- Ел башыннан бирле 833 литрдан артыграк легаль булмаган хәмер әйләнештән алынды. Асылда бу – спиртлы сыекча, көмешкә һәм Казахстанда җитештерелгән суррогат, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова. – Мәсәлән, әле күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре Гафиятуллин – Энгельс урамнары чатында Казанда яшәүче бер ир-ат “иярләгән” машинаны туктатты. Тикшерү барышында барлыгы 200 литр күләмдә спиртлы сыекча тутырылган 40 пластик шешә табып алынды. Товар конфискацияләнде.
Контрафакт товарны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.
Безнең белешмә:
* Татарстанда көн саен диярлек сыйфатсыз спиртлы эчемлек кулланудан бер кеше үлә;
* Бөгелмәдә яшәүчеләрнең, элеккечә үк, суррогат хәмер турында “халык контроле”нә язмача хәбәр итеп, матди бүләкләүгә ия булу мөмкинлеге бар.