Майның “кайнар” атнасы

2016 елның 31 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бер атна эчендә генә дә (2016 елның 23-29 маенда) мөстәкыйль, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге закон бозу очракларын ачыклады:

- Аксубай районында гражданнарның шәхси йортларында көмешкә сатуның 3 очрагы (Иске Үзи авылында  - 1 һәм Аксубай бистәсендә – 23 очрак);

- билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына алкогольле продукция әйләнешенең 2 очрагы (Аксубай һәм Сарман районнарында);

- лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 1 очрагы (Мөслим районы, Баланлы авылы);

- стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра) сатуның 1 очрагы (Түбән Кама ш., Спорт ур., 5 «б» й.);

- “ике төрле максатта” спиртлы сыекча сатуның 1 очрагы (Зәй ш., Ялчыгол ур., Үзәк базар).

Моннан тыш Түбән Кама, Сарман һәм Чирмешән районнарында хосусый эшмәкәрләр тарафыннан 2016 елның 1 кварталы өчен сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмаган өчен административ хокук бозулар хакында 3 беркетмә тутырылды.

Барлыгы 193,32 литр күләмендә хәмер продукциясе легаль булмаган әйләнештән алынды

Ачыкланган закон бозу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International