Авыл кибетләренең берсендә лицензиясез генә хәмер сатканнар

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хәмернең законсыз әйләнешенә каршы көрәшне дәвам итә. Әйтик, сишәмбе көнне чираттагы рейд барышында Азнакай районы Мөслим авылында урнашкан «Кибет»тә, хәмерне ваклап сатуга лицензия юнәтмәгән килеш кенә, законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатып ятулары ачыкланды.

Кибет хуҗасы нинди дә булса аңлатмалар бирә алмады. Ул гына да түгел, контрольлек итүче органнарның таләбенә дә исе китмәде – әлеге эшчәнлек белән законлы төстә шөгыльләнүен раслаган документларны күрсәтәсе килмәде.

Шулай итеп, хокук сакчылары сәүдә ноктасы киштәсеннән 14 литрдан артыграк төрле төрдәге  алкогольле продукцияне алды, тәгаенләп әйткәндә:

- 7 шешә «Старая Казань» аракысын;

- 5 шешә «Огурцы» аракысын;

- 1 шешә «Усадская хлебная» аракысын;

- 8 шешә «Лазурная долина» шәрабен.

 Ә бит хуҗалык итүче субъектның, ваклап сатуга лицензиясе булмау сәбәпле,   хәмерне ваклап сатуга хокукы юк! Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозучы административ җаваплылыкка тартылачак. Аның кебек намуссыз эшмәкәрләргә, сатарга дип әзерләп куелган продукциясен конфискацияләп, штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International