Хәмер базары вәкилләре белән хәмер эчемлекләрен сатып алу һәм сатуны ЕГАИС системасында теркәүнең барышы турында мәгълүматлар алышу, килеп чыккан проблемаларны хәл кылу буенча теге яки бу карарларга килү өчен эшлекле очрашулар даими рәвештә үткәрелеп килә.
Агымдагы елның 20 апреленә кадәр ЕГАИС абонентлары өчен сатып алуларны теркәү буенча ташламалы чор гамәлдә булып килде. Бу хәмер базарына, ихтимал ялгышлыклар яки система эшендәгеөзеклекләр өчен штраф кулланмыйча гына, яңалыкка җайлашу мөмкинлеге бирде. Бүген төп бурыч – тест режимында хәмер продукциясен сатуны ЕГАИСта теркәү.
2016 елның 31 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева хәмер базарында катнашучылар белән чираттагы очрашу үткәрде. Чара сорау-җавап рәвешендә узды.
Эшлекле очрашу барышында мәгълүматны эшкәртү мәсьәләләре, шулай ук ЕГАИС системасындагы ялгышлыклар аркасында мәгълүматларны теркәп булмауга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрнең инде кермәве, аның каравы, интернет, техник хезмәт күрсәтү, кассирлар һәм сатучыларның гомер буе гамәлдә булып килгән кагыйдәләре үзгәрүгә бәйле бик күп сорауларның килеп чыгуы искәртелде.
Күпләрне: “ЕГАИС эшләүдән туктаса яки система эшендә өзеклекләр килеп чыкса, нишләргә?” дигән сорау кызыксындырды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева бу сорауны: “интернет-элемтәдәге кыска вакытлы өзеклекләр хәмер сатуны туктатуга сәбәп булып тора алмый. Өзеклек вакытында программа сату турында мәгълүматларны саклый, ә инде интернет-элемтә эшли башлауга, мәгълүматларны ФСРАР серверына тапшыра. Җитди өзеклек килеп чыккан очракта кибеткә ЕГАИСның эшкә сәләтен торгызу өчен өч тәүлек вакыт бирелә. Өзеклек шушы вакыт эчендә хәл ителмәгәндә, хәмер сатуны туктатырга туры киләчәк”, - дип җаваплады.
Залда утыручыларның берсе: “Хәмерне штрихкодын сканер аша уздырмыйча гына сатып буламы?” - дип сорады. Бу җәһәттән: “ЕГАИС гамәлгә кертелгәч, бу закон бозу булып саналачак. Спиртлы эчемлекләрнең сыйфатлы булуы һәм ялган булмавы өчен җаваплылык сатучыга йөкләнә, шуңа күрә товарны кабул итеп алганда һәр шешәнең штрихкодын җентекләп тикшерергә кирәк. Штрихкодлары укылмый торган хәмерне ЕГАИСка күчкәнче, ягъни 2016 елның 1 июленә кадәр сатып бетерү шарт”, - дигән җавап ишетелде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А.Н Подавалов ЕГАИСа бүген үк күчәргә кирәклеген, чөнки алдан ук ЕГАИСны чынбарлык шартларында сынап карауның, персоналны алдан ук өйрәтеп куюның хәерлерәк булуын басым ясап әйтте. Территориаль орган начальнигы сатуны теркәү буенча ташламалы чорларның билгеләнмәвен һәм 2016 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә ваклап сатучы барлык сәүдә нокталарының хәмер эчемлекләрен сатып алу һәм сатуны теркәргә тиешлеген билгеләп үтте. Үз гамәлләрендә норматив-хокукый актлар таләпләрен санга сукмаучылар административ җаваплылыкка тартылачак, диде ул.
Чара барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева хәмер продукциясе базарында катнашучы бик күпләрнең мәнфәгатьләренә кагылышлы “кайнар” сорауларның һәммәсенә тулы җаваплар ирештерде.