Биектау районында – ведомствоара комиссия утырышы

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

31 май көнне Биектау муниципаль районы бинасында Биектау районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Чарада муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты җитәкчесе һәм җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге һәм суд приставлары хезмәте бүлеге вәкилләре, шулай  ук территориаль орган һәм башкарма комитетның икътисад бүлеге белгечләре катнашты.

Утырыш барышында куллану базарының торышы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелеп килә торган контрольлек чаралары нәтиҗәләре, шул исәптән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә, буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге начальнигы М.И. Егорова контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының контрафакт һәм сыйфатсыз хәмер продукциясенә каршы көрәш буенча уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Утырышта штраф түләмәүчеләрдән административ штрафларны мәҗбүриләп түләтү мәсьәләсе каралды, суд приставлары хезмәте белән уртак эш планы билгеләнде.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча куллану базарында закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларга киртә кую ягыннан берлектә эшләүне яхшыртуга, шулай ук уртак рәвештә үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар һәм поручениеләр исемлеге эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International