Сыра бизнесы

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Яз, җәй айлары – сыраны, кем әйткәндәй, мичкәләп сату чоры. Эшмәкәрнең кыш көн сыра сатудагы  теге яки бу югалтулары җәен артыгы белән каплана.

Әмма күбекләнеп торган эчемлек бизнесын ничек алып бару турында уйлаганда, федераль, шулай ук җирле законнарда билгеләнгән чикләүләр турында да онытырга ярамый.

Федераль закон нигезендә, әйтик, җәмәгать транспорты тукталышларында, шулай ук стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату тыела.

2016 елның 30 маенда үткәрелгән мониторинг барышында Зеленодол территориаль органы белгечләренең күзенә Зеленодол районы Васильево шәһәр тибындагы бистәсендәге бакчачылык ширкәтләренең берсендә койма артына “поскан” ларек чалынды. Баксаң, стационар булмаган әлеге сәүдә объектында кызып-кызып сыра сатып ятканнар икән.

Моннан тыш 2016 елның 31 маенда Зеленодол шәһәрендә үткәрелгән мониторинг барышында шәһәр транспорты тукталышында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату ачыкланды.

Эшмәкәрләр РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International