Җәйнең беренче ае – июнь искиткеч матур бәйрәмнән башлана. Хәер, бәйрәм генә түгел, уйлану өчен сәбәп тә әле ул. Бала-чаганың чыр-чуына, күңелле авазларына күмелгән чаралар үткәрү генә түгел, кешеләргә бала хокукларын үтәү һәм ихтирам итү турында искә төшерү өчен дә уйлап табылган бәйрәм бу.
Аны билгеләп үтү кысаларында ТР Арча районының №5 балалар бакчасында күңел ачу-танып белүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде. Бәйрәмдә сабыйлар гына түгел, аларның әти-әниләре дә күңел ачты. Чарага җыелган барча халык рәхәтләнеп концерт карады, уен мәйданчыкларында мәш килде, төрле бәйгеләрдә катнашты.
Иң актив балаларга бүләкләр өләшенде. Балаларның да, әле борын аслары да кибәргә өлгермәстән, кулланучылар булып торуларын онытмаска кирәк. Шуңа күрә Арча территориаль органы белгече, әлеге бәйрәмдә катнашып, зурларга гына түгел, балаларга да кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде.
Хәзер инде бу сабыйларның чын-чынлап аңлы-белемле кулланучылар булып үсүенә (әйтик, алар инде 6 яшьтән үк мөстәкыйль рәвештә теге яки бу әйбер сатып алуга хокуклы булуларын белде) һәм үз хокукларын яклый алуына ышаныч бар!