2016 елның 2 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Арча шәһәренең кием-салым базарында, халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында белгечләребез куллану базары өлкәсендәге теге яки мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде, кулланучыларга үзләренең хокукларын һәм әлеге хокукларны яклау ысулларын аңлатты, шулай ук аларга товар (хезмәт күрсәтү) сатучыга (эш башкаручы) карата претензияләр язуда булышты.
Арча шәһәре халкы белән мондый очрашуларның нәтиҗәсе булып районда яшәүчеләрнең сатучыларның, товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең намуссыз гамәлләреннән социаль якланылышын көчәйтү, кулланучыларга үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен бертигез шартлар тудыру, аларны товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр турында үзләре өчен кирәкле мәгълүматлар белән таныштыру эшен яхшырту, куллану базары өлкәсендә закон бозу очраклары санын киметү торырга тиеш.