ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хәмерне законсыз сату фактын ачыклаган

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату очракларына киртә кую буенча чаралар үткәрүне дәвам итә. Бу юлы чираттагы уртак рейд барышында Лениногорск шәһәре кибетендә хәмер белән законсыз сәүдә итү факты ачыкланган. Сатып алучыларга кибет киштәсенә урнаштырылган алкогольле продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Лениногорск  полициясе белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре лицензиясез һәм документларсыз гына сатылган егерме биш атамадагы 28 шешә хәмерне сатудан алган.

- Тәртип сакчылары сәүдә ноктасында, барлык процессуаль гамәлләрне төгәлләгәннән соң, алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды. Хәзерге вакытта закон бозу фактлары буенча административ тикшерү үткәрелә. Хуҗалык итүче субъектка закон бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк, - дип бу хәлгә ачыклык кертеп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International