Казан Кремлендә “Куллану белемнәре – уңышка юл!” дигән шәһәр конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы булды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь  - елның иң җылы һәм иң матур фасылы  - җәйнең беренче көне. Бу көн бөтен дөньяда Балаларны яклау көне буларак игълан ителгән. Сабыйларыбызга багышланган бәйрәм җәйгә аяк баска көнне, зәп-зәңгәр күк йөзендә кояш үзенең нурларын мулдан сипкән, табигать яшел хәтфәгә төренгән, кошлар чут-чут сайраган һәм җәйге чәчәкләр ата башлаган бер мәлдә, үткәрелә.

1 июньдә - бәйрәме көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, “Без Кремльне яратабыз!” дигән фестиваль узды.

Бәйрәм кысаларында “Без – төрле, әмма без – бергә!” дигән зур концерт булды. Анда Казан шәһәре балаларга өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләренең, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары, студентлар, шулай ук республика һәм шәһәр бәйгеләрендә финалга чыгучылар  катнашты.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова чыгыш ясады. Ул Казан шәһәре урта мәктәпләренең  8-10 сыйныф укучылары арасында балаларның кулланучылар хокукларын яклау турында законны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау йөзеннән уздырылган “Куллану белемнәре – уңышка юл!” дигән шәһәр конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Шулай итеп, өлкән сыйныф укучылары аңлы-белемле кулланучының бу тормышта үзенә уңышка юл яруын тагын бер кат раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International