Май “әкияте”

2016 елның 3 июне, җомга

Гадәттә теге яки бу әкият изгелекнең явызлыктан өстен чыгуы белән тәмамлана. Тик менә бу юлы гына... Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре  майның соңгы көнендә (31.05.2016 ел) үткәрелгән контрольлек чаралары барышында «Сказка» һәм «Нур» кибетләрендә алкогольле продукцияне тиешле лицензиясез генә сату фактларын ачыклады. Нәтиҗәдә 200 гә якын атамадагы  853 шешә (268,265л) хәмер продукциясе сатудан алынды. Әлеге кибетләр хуҗасының инде моңа кадәр дә берничә тапкыр РФ  КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылып та, үзенә тиешле нәтиҗә чыгара алмаганын билгеләп үтәргә кирәк.

 Хосусый эшмәкәр тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы территориаль органына һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетына, Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиягә, административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International