Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре этил спирты, алкогольле продукция һәм башка спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законның үтәлеше буенча тикшерү үткәрде.
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 26 статьясындагы 1 пункты нигезендә, тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый.
Шуңа да карамастан, хосусый эшмәкәр Сабирова, гамәлдәге закон таләпләрен санга сукмыйча, тиешле рөхсәттән (лицензия) башка гына алкогольле продукцияне ваклап саткан. Азнакай районының Күк Тәкә авылында тикшерү чаралары барышында “Сабир” кибетендә лицензиясез генә хәмер продукциясе сату билгеләнде.
Нәтиҗәдә административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Лицензиягә ия булмаган килеш хәмер белән сәүдә итүнең законны тупас бозу булып торуын һәм штраф салу, алкогольле продукцияне тартып алу рәвешендә җәза чарасына китерүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез.
Сәүдә өлкәсендә закон бозуларны кисәтү буенча эш дәвам итә.