2 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Түбән Камада яшәүче берәүне хәмер продукциясен законсыз ташу һәм саклау факты буенча административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү материалы алынды.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 130 нчы чакрымында, документлар һәм транспорт чарасын тикшерү өчен, RENAULT LOGAN автомобилен туктаткан. Тикшерү барышында әлеге машинаның багажнигында һәм салонында тиешле документларсыз биш литрлы туксан савыт спиртлы сыекча табылган. Закон бозучы үзенең аңлатмасында продукцияне, шәхсән ихтыяҗлары өчен, Казанда таныш булмаган бер ир-аттан сатып алуын күрсәткән. Сатучы аракыны Газель автомашинасыннан саткан, шул ук вакытта машина салонында тагын ике ир-ат булган. «Ханская» аракысын ул “рекордлы” түбән бәядән - 5 литрын 200 сумнан сатып алган. Бераз гына шикләнеп куюы сәбәпле, сатып алганчы, барлык сыешлыкларны да ачып күрсәтүләрен сораган: барлык 90 савытта да хәмер исе килеп торган сыекча тутырылганлыгын аңлагач, ул гына да түгел, Газель салонындагы теге ир-атлар әлеге сыекчаны эчеп тә күрсәткәч, продукцияне сатып алырга карар иткән. Әмма закон бозучының үзенә генә эчемлекнең тәмен татып карарга насыйп булмаган: полиция хезмәткәрләре аны барлык продукциясеннән мәхрүм калдырган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольле продукцияне ташу һәм саклау факты буенча административ тикшерү эше алып бара.