Бер очрашу үзе бер гомер...

2010 елның 1 октябре, җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясендә кадерле кунакларны – озак еллар биредә эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарны – кабул иттеләр.   Махсус алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Шушы җылы, рәсми булмаган мохитта элеккеге коллегалар очрашып, үткәннәрне  искә төшереп, рәхәтләнеп аралашты.   Чарага 12 кеше килгән иде.  Аларның  күбесе  Татарстан  Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуның чишмә башында торган шәхесләр.  Ведомство җитәкчесе Игорь Марченко өлкән хезмәттәшләренә үзенең котлавын җиткерде. “Еллар дәвамында тупланган сезнең алыштыргысыз тәҗрибәгез, киңәшләрегез  безгә  бүген дә бик кирәк”,- диде ул.  Күнегелгән гадәт буенча, очрашу ахырында  ветераннарга  кыйммәтле бүләкләр  тапшырылды. Кунаклар 3 ноябрьдә булачак бәйрәм – Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 15 еллык юбилеенда   очрашырга сүз куешып таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International