Сабантуй - татар халкының зарыгып көтеп алган, иң яраткан бәйрәме! Бәйрәмчә күңел ачу, җыр-бию, бәйгеләрдә катнашу, абсолют батыр исеме өчен милли көрәш һәм, әлбәттә инде, бәйрәм табыны, сый-хөрмәт – бер генә сабантуй да әнә шулардан башка узмый!
Җитештерүчеләребез дә сабантуй бәйрәменә үзләренең яңа товарлары белән халыкны шаккатырырга тырыша.
Әнә хосусый эшмәкәр Ленар Сәлаховның ит ярымфабрикатларын һәм деликатеслар җитештерүче «Камский» агросәнәгать комплексы да шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен «Сосновоборская» бренды белән үзенең продукциясен тәкъдим итеп, Чаллы шәһәренең “Чаллы икмәге” зур ваклап сату челтәре кибетләрендә үзенең продукциясенә күргәзмә-дегустация үткәрде. Шулай итеп, теләгендә булган һәркем хуш исләре белән әллә кайдан ук үзләренә җәлеп итеп торган төрледән-төрле колбасаларның тәмен татып карау мөмкинлеге алды. «Камский» АПК продукциясенең һәрвакыт бик сыйфатлы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки җитештерүче, ГОСТ таләпләрен үтәп һәм элек-электән килгән рецептларны бозмыйча, җитештерүдә бары тик үзебезнең чималны гына куллана. Шуңа күрә кулланучылар аның продукциясен үзләре өчен дә, шулай ук күчтәнәчкә дип тә бик теләп сатып ала.