2016 елның 7 июнендә Менделеев шәһәрендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров шәһәр предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуны ЕГАИС системасында теркәүнең чираттагы этабын гамәлгә кертү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Менделеев шәһәренең сәүдә нокталары җитәкчеләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкилләре катнашты.
“Бүгенгә 21 сәүдә ноктасы ЕГАИС аша хәмер сатуны хәл итеп килә. Бу - шәһәрдәге барлык лицензиатларның 66% ы дигән сүз. Моңа әле һаман да керешә алмаучылардан районны авыр хәлгә куймауларын: республикабыз җитәкчелеге тарафыннан куелган хәмерне ваклап сатуны тест режимында теркәү бурычын үтәүләрен сорыйм”, - дип басым ясап әйтте район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.