“ОКА”эчләрендә ниләр бар?..

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

6 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына косметика лосьоны рәвешендә этил спиртын ташу факты буенча Мөслим районында яшәүче бер хосусый эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен материал алынды.

1 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Мөслим районының Югары Табын авылында гражданин Р.Р.Вәлиев “иярләгән” “ОКА” машинасын,  үзенең кечкенә генә кибетенә килеп җитәрәк кенә, туктаткан. Машинаны тикшерү барышында багажниктагы азык-төлек һәм сыра астына яшереп куелган  320 савыт «Этиловый» лосьоны (әлбәттә инде, сату өчен юнәтелгән) табып алынган. Әмма, кибет хуҗасы әйтүенчә, бу сыекчаны ул үз ихтыяҗлары өчен: тәгаенләп әйткәндә, үзенең куллануы өчен һәм хуҗалыгында булышучы эшчеләр белән исәп-хисап ясау өчен сатып алган. Эшмәкәр, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы белгеченең: “Кайдан сатып алдыгыз һәм күпмегә?”, - дигән соравына җавап йөзеннән, Чаллыда сатып алганлыгын әйтеп кенә калмыйча, әлеге лосьонның шактый ук кыйммәтләнгәнлегенә: бәясенең 9,00дән 15,00 сумга кадәр җиткәненә канәгатьсезлек тә белдереп алды.  

Белгечебез шулай ук әлеге авылда яшәүче өч кешедән лосьон сату турында сораштырды. Алар әлеге эшмәкәрнең, оят эшкә баруын, начарлык эшләвен аңлап, спиртлы сыекчаны качырып-посырып кына сатуын таныды. Ханымнарның берсе, бу “агу”ны эчеп алган чакларда, иренең бик нык холыксызлануын, тирәсендәгеләрне төрле сүзләр белән мәсхәрәләү генә түгел,  “ипи шүрлеге”нә дә менеп төшергә күп сорамавын түкми-чәчми сөйләп бирде.

Чыннан да,  ирең яки улың эчкече булганда, тормышыңның тәмугка әйләнәсен көт тә тор! Шул “яшел елан” аркасында күпме гаилә таркала, кешеләр үлә, фаҗигаләр килеп чыга, җинаятьләр кылына. Боларга төрле “фанфурик” сатучылар да өлеш кертә ләбаса...

Эшмәкәргә, мондый сыекчаны алга таба саткан очракта, авылдашларының сәламәтлегенә зыян салу гына түгел, аларны хәтта ки гүргә дә кертү ихтималы бәйнә-бәйнә аңлатылды. Ул, сырадан тыш, башка бернинди дә эчемлек алып кайтып сатмаячагына ант итте. 

Кадерле эшмәкәрләребез! Табыш артыннан куып, авылдашларыгызны агулап ятмасагыз иде! Бу тормышта барысы өчен дә җавап бирергә туры килә. Начарлык та, яхшылык кебек үк, һәрвакыт бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайта!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International