Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы районнарда яшәүчеләр өчен үткәрелә торган чараларда актив катнаша.
Аш-су бәйрәмендә төрекләр – пәһләвә, чуашлар – борай боткасы, белен, руслар – бәлеш, белен, ботка, татарлар – бәлеш, тәбикмәк, чәк-чәк белән сыйлады. Инде әйтеп үткәнебезчә, теләсә кем тәмледән-тәмле аш суларның тәмен татып карау мөмкинлеге алды. Территориаль орган хезмәткәрләре, үз чиратында, чарага җыелган халык белән аралашып, кулланучылар хокукларын яклауга багышланган хокукый нормаларның кулланучылар мәнфәгатьләрен саклауда бик мөһим хокукый гарантия булып торуын билгеләп үтте, кирәк булганда, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.
Әйтергә кирәк, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, закон бозуларны ихтыярый төстә юкка чыгару максатыннан, хуҗалык итүче субъектлар белән даими рәвештә эш алып бара, аларның бурычларын һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законында билгеләнгән гамәлдәге закон нормаларын үтәмәүнең аянычлы нәтиҗәләрен аңлата. Моннан тыш хезмәткәрләребез мондый чараларны үткәрү барышында юридик затлар вәкилләрен һәм хосусый эшмәкәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив-хокукый актлар таләпләре белән таныштыра, РФ законнарын куллануның аерым мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирә, шулай ук билгеләнгән өлкәдә эшчәнлекнең нәтиҗәлерәк формаларын куллану буенча тәкъдимнәр ирештерә.