ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән барча кеше Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү өлкәсендә закон бозу очрагы турында хәбәр итеп, бу хәл расланган очракта, 1дән 3 мең сумга кадәр матди түләү алырга мөмкин.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә була:
“Сәүдә кагыйдәләрен бозу” (хәмерне 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр сату; сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары тирәсендә урнашкан булуы; алкогольле продукцияне лицензиясез сату, стационар булмаган сәүдә объектында сату; контрафакт хәмер продукциясе сату; “ике төрле максатта” җитештерелә торган спиртлы сыекча сату);
“Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булуы (булмавы); алкогольле продукцияне сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмасы тирәсендә урнашкан булу-булмавы) ;
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше” (өй шартларында, лицензиягә ия булмаган килеш җитештерү (яшерен цехларда, гаражларда һ.б.), савытларга тутыру, зур күләмнәрдә алкогольле һәм спиртлы продукция эшкәртү; легаль булмаган алкогольле продукция ташу (контрабанда) (шул исәптән чит илләрдән).
Вәкаләтле вазыйфаи затлар, үзләренә тапшырылган вәкаләтләре кысаларында, гражданнарның хәбәрләрендә күрсәтелгән закон бозу фактлары буенча тикшерү үткәрә. Закон бозу факты раслангач, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчеләргә акча түли, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.