Базар-мазарда виктория җиләген ничек итеп дөрес сайлап алу мәсьәләсе – җәен көн кадагына суга торган шактый ук мөһим мәсьәлә ул. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре бу җәһәттән менә нинди киңәшләр бирмәкче:
- Иң элек төсенә игътибар итегез: өлгереп җиткән әйбәт җиләк җете кызыл төстә булырга тиеш.
Каракучкыл төстә икән, викториянең инде бозыла башлаган булу ихтималы бар: җиләкнең ян өлешләрен игътибар беләнрәк карасагыз, моны күрми калмассыз. Мондый төс тагын бакча җиләгенең нитратларны мулдан сибеп үстерелгәнлеген дә аңлата әле.
- Җимшән яфрагын әйбәтләп карагыз: монысы да – җиләк сыйфатын күрсәтүче индикатор.
Яфрагы яшел һәм сусыл булырга тиеш. Бу викториянең әле күптән түгел генә түтәлдән җыеп алынганлыгын аңлата.
Җимшән яфрагы шиңгән икән, димәк, җиләкне инде күптән җыеп алганнар, дигән сүз.
Ә инде бакча җиләге җимшән яфракларыннан чистартып сатылган очракта “свежий” булмаган җиләк алу куркынычы зур. Чөнки яфрагы җиләкнең түтәлдән әле яңа гынамы, әллә инде әллә кайчанмы җыеп алынганлыгын бик ачык күрсәтә. Шуңа күрә сатучы җиләк яфракларын өзеп алуны хуп күрә. Башка сәбәптән җиләкне яфрагыннан чистартуның мәгънәсе юк.
Аннан килеп, җиләк өслегендәге вак-вак бөртекләренә дә игътибар итмичә калмагыз. Бөртекләрнең кабарып торуы җиләкнең барыннан да элек өлгермәгән булуын аңлата. Ә инде алар берникадәр эчкә батып торса, димәк, җиләк өлгергән.
Кыскасы, бакча җиләген дөрес итеп сайлап алу өчен беренче чиратта төсенә, җимшән яфрагы һәм өслегендәге бөртекләренә игътибар итегез – болары гына да үзегезгә ялгышмау мөмкинлеге бирәчәк.
Сатып алганчы, җиләкне иснәп карасаң әйбәт: пешкән яхшы җиләкнең хуш исе киштә янына килеп җиткәнче үк борынга килеп бәрелә. Ә инде өлгереп җитмәгән җиләкнең исе әлләни түгел – сизелер-сизелмәс кенә.
Җиләкнең эрелеге: эре булуы үстергәндә нитратларның күп кулланылуына түгел (күбебез нәкъ менә нитратларның күп куллануына бәйле дип саный), бәлки җиләкнең сортына бәйле. Бакча җиләгенең эре һәм вак сортлары бар – бары шул гына. Ягъни бернинди нитрат та вак сортлысын эрегә әйләндерә алмый.
Димәк, эрелеге викториянең сыйфатын күрсәтми дигән сүз.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
Тел.: (85595) 5-19-72
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы
Виноградова Алина Игорьевна