Ютазының полиция хезмәткәрләре ел башыннан бирле 860,5 литр күләмендә хәмер продукциясен законсыз әйләнештән алды

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

7 май көнне юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Казахстанда җитештерелгән 660 шешә «Кристалл» аракысын (барлыгы 330 литр) алып килгән чагында бер автомобильне туктатып, спиртлы эчемлекләрнең моңа кадәр күрелмәгән иң зур партиясен тартып алды.

Ел башыннан бирле алкогольле продукцияне законсыз сату фактлары буенча барлыгы 18 беркетмә тутырылган.

Кызганычка, аноним булып калулары гарантияләнсә дә, халыкның суррогат җитештерүчеләрне ачыклау мәсьәләсендә тәртип сакчылары белән хезмәттәшлек итәргә әзер түгеллеген искәртеп үтәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International