Закон бозучы кабат тотылды

2016 елның 10 июне, җомга

Агымдагы елның маенда бер эшмәкәр алкогольле продукцияне сату урыннарын чикләүне санга сукмаган өчен, тәгаенләп әйткәндә, Зеленодол районының Айшә авылында мәктәп янында урнашкан сәүдә павильонында сыра саткан өчен  административ җаваплылыкка тартылган иде.

8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән мониторинг барышында  әлеге павильонда янә сыра сату факты билгеләнде. Ул гынамы, берочтан сыра сату вакытын санга сукмау факты да ачыкланды әле.

Әлеге сәүдә объектында гомумән сыра сатарга ярамый! Әмма шулай була торып та, биредә әле тагын сыра сату вакытын да санга сукмыйча - иртәнге сәгать 10га кадәр эчемлекне сатып җибәрү омтылышы билгеләнде.

Эшмәкәр беренче тапкырында кечкенә генә күләмдә штраф түләп котылса, хәзер аңа законны кабат-кабат бозганы өчен кесәсен шактый ук такырайтырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International