2016 елның 9 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы “Мануфактура” ҖЧҖ супермаркеты хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды.
Семинарда катнашучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар җиткерелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре”нең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүматлар тапшыру; кулланучылар өчен мәгълүмат почмагы эшләү; ризыкларның яраклылык срокларын җитди контрольлектә тоту, ризыкларны саклауның температура режимын төгәл үтәү; сатудагы товарларның бәя белешмәлекләрен дөрес итеп рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурилыгы төп игътибар үзәгенә алынды.
Сатучыларга азык-төлек товарлары сатуга бәйле мәсьәләләр, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү тәртибе һәм кагыйдәләре, азы-төлекне сату үзенчәлекләре һ.б. өйрәтелде.
Территориаль орган хезмәткәре алкогольле продукцияне ахыр кулланучыга сату фактын ЕГАИСта мәҗбүри терки башлауга санаулы көннәр калып баруын тагын бер тапкыр искә төшерде.
Чарада территориаль орган белгечләре үзләренә бирелгән сорауларның һәммәсенә тулы җаваплар ирештерде. Гомумән, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренә семинар-укуның файдасы зур булыр, дигән өметтә калабыз.