2016 елның 9 июнендә Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә чикләүләрне үтәү мәсьәләсе буенча сәүдә объектларына мониторинг үткәрү барышында махсус рөхсәтсез – лицензиясез генә хәмер продукциясен ваклап сату фактын билгеләде.
Гамәлдәге законны бозу факты буенча административ хокук бозу турында билгеләмә чыгарылды, җәмәгать туклануы предприятиесе бүлмәләре тикшерелде.
Тикшерү барышында закон бозулар, тәгаенләп әйткәндә, легальлеген раслаган документларсыз гына, агызып тутыру датасы күрсәтелмичә генә, алкогольле продукциянең сатуга чыгарылганлыгы ачыкланды, шулай ук спиртлы сыекча тутырылган 5 литрлы канистрлар табылды.
Шулай итеп, 5 л аракыны, 7 л спиртлы сыекча, 0,3л коньяк, 50л сыраны (барлыгы 10 мең сумнан артыграк) сатудан алырга туры килде.
Моннан тыш урнашу территориясе ягыннан тыюлар һәм чикләүләрне санга сукмау факты билгеләнде – җәмәгать туклануы предприятиесе медицина учреждениесеннән (стоматология кабинеты) нибары 8,37м ераклыкта урнашкан булып чыкты. Шул ук вакытта юридик затның әлеге факт буенча инде моңа кадәр дә – 2015 елның декабрендә административ җаваплылыкка тартылган булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Ачыкланган закон бозу фактлары буенча административ тикшерү алып барыла.